Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

Азнакайда Сабантуй программасы билгеле!

Сабантуйга рәхим итегез!

9 июньдә Азнакай Сабантуй мәйданында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздырыла. 

Программада:

09.00 сәгатьтә – “Халыклар дуслыгы урамы”, “Кул эшләре остаханәсе”, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган тарихи күренешләр мәйданчыгындагы күргәзмәләр белән танышу.

10.00 сәгатьтә – театральләштерелгән тамаша. Сабантуйны тантаналы ачу.

11.00 сәгатьтә – милли бәйгеләр, спорт ярышлары:

– йөгерү;

– колга башына менү;

– капчык киеп йөгерү;

– көянтә-чиләк белән йөгерү;

– йомыркалы кашык кабып йөгерү;

– зур ботинкалар киеп йөгерү;

– өч аякта парлап йөгерү;

– авыш колгага менү;

– чүлмәк вату;

– ашлык салынган капчыклар ташу;

– балык тоту; – катыктан акча эзләү;

– бүрәнә кисү;

– төпсез капчык;

– боҗра белән каз тоту;

– өреп кабартылган чаңгыларда шуу;

– Сумо көрәш;

– капчык сугышы;

– татар милли көрәше;

– гер күтәрү;

– кул көрәше.

11.00-15.00 сәгатьләрдә – Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, Казан бию ансамбле һәм районыбыз сәнгать осталары катнашында күңелле концерт.

11.00-14.00 сәгатьләрдә – Балалар мәйданчыгында уеннар, ярышлар, концерт.

12.00 сәгатьтә – ат ярышлары.

19.00 сәгатьтә – Ишкәев исемендәге ял паркында татар эстрадасы йолдызы Мөнир Рахмаев, Татарстанның Атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова, районыбыз сәнгать осталары катнашында кичке күңел ачу программасы һәм профессиональ диджей катнашында дискотека.

5 – 6 июньдә 17 сәгатьтә – «Сөрән сугу» – Сабантуйга бүләкләр җыю.

 

Сабантуй бәйрәме Актүбә бистәсендә һәм авылларда 8 июньдә үткәрелә. Шулай ук бу көнне халыкны кичке күңел ачу программалары да көтә.

Реклама 0+

Фото "Маяк" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев