Азнакай ДОСААФы өлкән яшьтәге машина йөртүчеләрне укырга чакыра
АФИША

Азнакай ДОСААФы өлкән яшьтәге машина йөртүчеләрне укырга чакыра

Юл йөрү кагыйдәләре, машинаны иминиятләштерү буенча илебездә әледән-әле үзгәрешләр булып тора.

Өлкән яшьтәге машина йөртүчеләргә замана тәгәрмәченнән ничек төшеп калмаска? Әлеге максаттан Азнакай ДОСААФ берләшмәсе 65 яшьтән өлкәнрәк машина йөртүчеләр өчен бушлай уку оештыра. Анда табиблар, иминиятләштерү агенты, Дәүләт автоинспекциясе инспекторы, Юл йөрү кагыйдәләрен укытучы катнашып, бу өлкәләрдәге яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырачаклар.

Уку 15 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә башлана.

Очрашу урыны – ДОСААФның Азнакай бүлеге (Гагарин урамы, 6а). Белешмәләр өчен тел.: 7-41-45. 0+

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев