Үзе чибәр, үзе уңган
Чубар Абдул авылы кызы Светлана Сәлахова Кәкре Елгага килен булып төшкәч үк, фермага эшкә урнаша. Узган гомер - аккан су кебек. Менә 15 ел гомер узып та киткән. Тормыш иптәше (шулай ук алдынгы терлекче) Сирин белән матур тормыш корып, йорт җиткереп мул тормышта яшиләр, балалар тәрбиялиләр. Светлана «Марс» ҖЧҖнең алдынгы...
Чубар Абдул авылы кызы Светлана Сәлахова Кәкре Елгага килен булып төшкәч үк, фермага эшкә урнаша. Узган гомер - аккан су кебек. Менә 15 ел гомер узып та киткән. Тормыш иптәше (шулай ук алдынгы терлекче) Сирин белән матур тормыш корып, йорт җиткереп мул тормышта яшиләр, балалар тәрбиялиләр. Светлана «Марс» ҖЧҖнең алдынгы яшь сыер савучыларының берсе. Узган ел һәр сыердан 5 меңгә якын килограмм сөт савып алган. Терлекләре һәрчак тәрбиядә, чиста. Яш бозаулар арасында үлем-китемнәр юк диярлек. 100 баш сыерга 98 бозау алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев