Яңача караш – заман таләбе
28 гыйнварда Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә "Татнефть" ААҖ хезмәт коллективының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга бурычларга багышланган конференциясе булды. Ел саен үткәрелә торган чараның чираттагысында "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика Профсоюзлары федерациясе...
28 гыйнварда Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә "Татнефть" ААҖ хезмәт коллективының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга бурычларга багышланган конференциясе булды.
Ел саен үткәрелә торган чараның чираттагысында "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, "Татнефть" ААҖ структур һәм сервис предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
"Татнефть"нең 2012 елдагы эшчәнлегенә һәм агымдагы елда Компания алдында торган бурычларга кагылышлы төп доклад белән генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов чыгыш ясады.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда Компания нефть чыгаруны тотрыклыландыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән стратегик бурычны тайпылышсыз үтәде. 26 миллион 5 мең тонна нефть чыгарылды. Бу 2011 ел дәрәҗәсеннән 76,6 мең тоннага артыграк һәм соңгы 16 елда иң югары күрсәткеч булып тора.
Компаниядә җитештерү өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүгә яңача караш нефть чыгару коэффициентын арттыру максатына юнәлдерелгән. Кече диаметрлы, ятма һәм күптөплекле скважиналар бораулауны үстерү эшчәнлекнең перспективалы юнәлешләре булып тора.
Ятма скважиналар бораулау технологиясенең киләчәктә үсеше күпбаскычлы гидроаеруга бәйле. Мондый ысул куллану нефтьле катламнарның фильтрлау мәйданын берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.
Яшәүче чыганагында югары үзле нефтьне үзләштерү дәвам итә. Әлеге чыганакны үзләштерү буенча Компаниядә эшләнгән бизнес-проект ел саен 10 пар ятма скважина бораулауны күз алдында тота.
Компаниянең технологик дәрәҗәсе үсешенең идеаль күрсәткече булып скважиналарның ремонтара эшләү вакыты тора. Инновацион технологияләр куллану, заманча җиһазларны гамәлгә кертү һәм сервис хезмәтенең сыйфатын күтәрү скважиналарның ремонтара эш вакытын 1199 тәүлеккә җиткерергә мөмкинлек бирде.
Компаниянең шин комплексы да югары җитештерү күрсәткечләренә ия. 2012 ел азагында конвейердан унөченче миллион шин төште.
2012 ел Компаниянең нефть эшкәртүче статусында үткәргән беренче тулы елы иде. "ТАНЕКО"да 7 млн тонна нефть эшкәртелде.
"Татнефть" ААҖ ирешкән җитештерү һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре коллективны социаль яклауны кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итәргә һәм югары социаль стандартлар кертергә мөмкинлек бирә. Хисап елында Күмәк шартнамәдә беркетелгән барлык йөкләмәләр дә утәлде. Медицина хезмәте күрсәтү һәм санаторий-курортларда сәламәтлекне ныгыту буенча ирекле медицина иминияте программасын гамәлгә ашыру дәвам итте.
Компания тарафыннан 2013 елга куелган мәсьәләләр арасында нефть һәм газны чыгару, транспортлау һәм эшкәртү, скважиналар бораулау һәм ремонтлау, Россия территориясендәге һәм аннан читтәге лицензияләнгән территорияләрне, шулай ук югары үзле нефть чыганакларын үзләштерү буенча инновацион технологияләрне; Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзүне дәвам итү буенча зур масштаблы проектны гамәлгә кертү дә бар.
Компания профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин конференция делегатлары алдында 2012 елга кабул ителгән Күмәк шартнамәнең үтәлеше турында хисап тотты.
"Татнефть" ААЖ, генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов йомгаклау сүзе белән чыкты.
Конференциядә 2013 елга тәкъдим ителгән үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән Күмәк шартнамә кабул ителде. Аны Компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин имзаладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев