Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучым – тормыш маягым

Алтын көзнең үзе кебек якты Укытучылар бәйрәме якынлаша. Үземнән чыгып әйтә алам, тормышта күп нәрсә гаиләдәге тәрбиядән генә тормый, ә укытучы һәм остазларыңа да бәйле. Күңелемдә иҗат чаткылары нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә уянгандыр дип уйлыйм. Укытучыбыз Светлана Илюхинаның йомшак тавыш белән, сәнгатьле итеп сөйләвен җаным эреп тыңлый...

Алтын көзнең үзе кебек якты Укытучылар бәйрәме якынлаша. Үземнән чыгып әйтә алам, тормышта күп нәрсә гаиләдәге тәрбиядән генә тормый, ә укытучы һәм остазларыңа да бәйле. Күңелемдә иҗат чаткылары нәкъ менә рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә уянгандыр дип уйлыйм. Укытучыбыз Светлана Илюхинаның йомшак тавыш белән, сәнгатьле итеп сөйләвен җаным эреп тыңлый идем. Нәкъ аның үрнәгендә педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Мин инде бишенче курста һәм хыялымның тормышка ашуына чиксез шатмын. Светлана Ивановна белән без һәрчак элемтәдә. Аның төпле киңәшләре әле дә маяк булып юлымны яктырта. Тормышымда шундый олы йөрәкле Укытучы очравы белән бәхетлемен һәм аңа чиксез рәхмәтлемен. Үзем дә укучыларым йөрәгендә әдәбиятка, телебезгә шундый мәхәббәт уята, саф күңелле балалар тәрбияли алсам иде дип телим. Бу шигырем хөрмәтле остазларыма бүләк булып ирешсен.
День осенний стал ещё светлей
От берёз и кленов позолоты.
Поблагодарим учителей
За любовь, за ласку за заботу.
Дай же Бог терпения и сил,
Чтоб душа и пела, и смеялась,
Чтобы каждый день как праздник был,
А мечта манила и сбывалась.
Мария Прохорова.
Актүбә бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучым – тормыш маягым