Татшуган авылында «Бер егет гармун сайлый» дип исемләнгән фестиваль узды
Ул ТРнын атказанган мәдәният хезмәткәре авылдашлары Шәфәгать Салиховның якты истәлегенә багышланды.
Фестиваль танылган гармунчының якыннарын, дусларын, авылдашларын, гомумән , җыр- моң сөйгән һәммәсен җыйды. Сабан туеннан бер дә ким халыкны җыймаган иде бәйрәм. Бәйрәмгә килүчеларне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов,Татшуган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәйретдинов сәламләде, артистның дуслары,якыннары,авылдашлары Шәфагать Салихов турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Татшуган - гармунчылар авылы икән лә. Бу турыда "Маяк" газетасының алдагы саннарыннан укып белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев