ҖӘМГЫЯТЬ

“Татар-информ” - .tatar доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты

Ишетми калма! 30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы - http://tatar-inform.tatar. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе бүгенге көндә халыкка Татарстан, Россия, һәм башка илләр тормышын чагылдырган 60 тан артык яңалык җиткереп бара. tatar-inform.tatar сайтының социаль челтәрләрдә...

Ишетми калма!

30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы - http://tatar-inform.tatar.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе бүгенге көндә халыкка Татарстан, Россия, һәм башка илләр тормышын чагылдырган 60 тан артык яңалык җиткереп бара.

tatar-inform.tatar сайтының социаль челтәрләрдә - Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK да үз төркемнәре бар. Киләчәктә "Татар-информ" яңалыкларына Telegram, WhatsApp мессенджерларында да язылып булачак. Сайтның мобиль версиясе дә эшли.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясендә үзгәрешләр агымдагы елның июнь аенда башланган иде. Соңгы өч ай эчендә редакция тарафыннан тәкъдим ителгән яңалыклар - 30 процентка, сайтка керүчеләр саны алты тапкырга артты.

Бүген сайтта "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Рәсми хәбәрләр", "Авыл", "Икътисад", "Хәвеф-хәтәр", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин" рубрикалары алып барыла.
"Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик язмалар, "Әңгәмә" рубрикасында төрле темаларга әңгәмәләр, "Татар матбугаты" бүлегендә бүгенге татар газета-журналларында чыккан актуаль язмалар тәкъдим ителә.

Редакциянең тагын бер эш юнәлеше - ул татар җәмәгатьчелеген борчыган проблемаларга багышланган матбугат конференцияләре уздыру. Алар татар телендә алып барылачак.

Сүз уңаеннан, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июненнән эшли.

.tatar домены татар телле сайтларны үстерү, Татарстан Республикасын дөньяда таныту, татар сайтларына аудиторияне җәлеп итү максаты белән 2013 елда булдырылган иде.


“Татаринформ” .tatar доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты

Нет комментариев