Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай акәбие Кадәрия Сәйфуллинаны 95 еллык юбилее белән котлады

Кәкре Елга авылында Сәйфулла гаиләсендә туган 4 баланың иң олысы була Кадәрия. Гадәттә баш балага тормыш авырлыклары бик иртәли төшә башлый. Кадәрия дә үзеннән соңгы балаларны карашып, әти-әнисенең уң кулы булып үсә. Мәктәптә бик яхшы укыса да, хәерчелек чабудан тарта, кыз унынчы тәмамлап, укуын башкача дәвам итә алмый. Акыллы, төпле...

Кәкре Елга авылында Сәйфулла гаиләсендә туган 4 баланың иң олысы була Кадәрия. Гадәттә баш балага тормыш авырлыклары бик иртәли төшә башлый. Кадәрия дә үзеннән соңгы балаларны карашып, әти-әнисенең уң кулы булып үсә.

Мәктәптә бик яхшы укыса да, хәерчелек чабудан тарта, кыз унынчы тәмамлап, укуын башкача дәвам итә алмый. Акыллы, төпле булуы аркасында җаваплы эшләрне дә бик ышанып тапшыралар үзенә: колхозда озак еллар хисапчы, склад мөдире булып эшли Кадәрия Сәйфуллина.

Сугыш чоры елларында аның кебек яшь-җилкенчәк иңенә төшкән михнәтләрне сөйләп кенә бетермәле дә түгел. Лаеклы ялга да хуҗалыкның хөрмәтле хезмәткәрен, тыл ветеранын кадерләп, бүләкләп озаталар.

Реклама

Бүгенге көндә алар 90 яшьлек сеңлесе Әзһәрия белән туып-үскән авылларында бергәләп гомер итәләр. Кадәрия апаның 2 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Гомере буе нефть тармагында хезмәт куйган кызы Гөлсирин дә гаиләсе белән әнисе белән апасына якынрак булу өчен авылга кайтып төпләнгән.

Шушы араларда Кадәрия апа үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә башка җитәкчеләр дә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай акәбие Кадәрия Сәйфуллинаны 95 еллык юбилее белән котлады