Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Караклар кайбер азнакайлыларның саксызлыгыннан файдалана
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу. Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Көзге чорда табигать йокыга талса да, каракларның бу вакытта "уянуын" истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар - караклар өчен...
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу. Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады.
Көзге чорда табигать йокыга талса да, каракларның бу вакытта "уянуын" истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар - караклар өчен менә дигән җим.
- Фермаларда каравылчылар, яктылык, коймалар, ныклы һәм ышанычлы бик, рәшәткәләр, элемтә булмау, мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.
Әлеге мәсьәләне район башлыгы хокук сакчыларына һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенә аерым контрольгә алырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев