Илбәк тә язны каршылады
Өй кыекларыннан тамчылар тама, урамда гөрләвекләр биешә. Тиздән җылы яктан кошлар да кайтырлар. Кышны озатып, язны каршылау ниятеннән, Илбәк авылында "Нәүрүз мөбәрәкбад" исемле бәйрәм узды. Борынгыдан килгән йола буенча, "Чулпан" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары өйдән-өйгә йөреп: Кояш чык, чык, чык, Суык кач, кач, кач! Без уйныйбыз җылыткач, Нәүрүз мөбәрәкбад!...
Өй кыекларыннан тамчылар тама, урамда гөрләвекләр биешә. Тиздән җылы яктан кошлар да кайтырлар. Кышны озатып, язны каршылау ниятеннән, Илбәк авылында "Нәүрүз мөбәрәкбад" исемле бәйрәм узды. Борынгыдан килгән йола буенча, "Чулпан" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары өйдән-өйгә йөреп:
Кояш чык, чык, чык,
Суык кач, кач, кач!
Без уйныйбыз җылыткач,
Нәүрүз мөбәрәкбад! -
диеп, матур такмаклар әйтеп, авылдашларны бәйрәмгә чакырып йөрделәр.
Авыл үзәгендә уң якта" Карга боткасы" пешерсәләр, сул якта спорт уеннары оештырылды. Бу ярышта "Кооператив", "Вәлиев", "Профсоюз" һәм "Мәктәп" урамнары командалары ярыштылар. Яшьләребез бигрәк тә сөендерде: гер күтәрү, аркан тарту, утын кисү дисеңме, уеннарда бер-берсеннән калышмадылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә көч сынашты. Аннан барыбыз да "Карга боткасы" белән сыйландык. Аның тәмлелеген аңлатып бетерерлек түгел. Бәйрәмебез уен-көлке, биюләр белән дәвам итте.
Зилира Мәрданшина, авыл Советы депутаты, ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев