Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илбәк авылында яңа кибет һәм төзекләндерелгән чишмә ачылды

Районыбыз авылларында шактый күп эшләнде, эшләнә һәм эшләнәчәк.

Менә Илбәк авылында да халыкны куандырып, яңа кибет ачтылар һәм чишмәне төзекләндерделәр.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган «Авыл кибете» программасы кысаларында төзелгән. Биредә Илбәк халкы өчен көндәлектә тормышка бар кирәк-яраклар да бар, кирәк әйбергә заказ ясау мөмкинлеге дә бар.

Сөенечле вакыйгага Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, Азнакай районы кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Мансур Хәйретдинов, Азнакай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәфис Әхмәтов да килделәр.

Илбәк халкын көтеп алынган шатлыклы тантана белән тәбрикләүләрдән соң 70 яшен тутырган автокибет сатучысы Флюра Шәйхлисламованы, кибетне төзүче һәм «Куаклы кое» чишмәсен төзекләндерүче подряд оешмасы җитәкчесе Рамил Хәлиуллинны, монтажчы Константин Янинны бүләкләделәр. Авыл мәчетеннән Гөлүс хәзрәт фатиха сүрәсен укыды

Тасманы чишкәннән соң җитәкчелек һәм килгән кунаклар кибет эчен карап чыктылар, барлык уңайлыклар – кайнар су, санузел, кондиционер булдырылганын күрделәр. Концерт номерлары белән үрелеп барган ачылыштан соң авыл җирлеге башлыгы Роза Галимҗанова көче белән төзекләндерелгән ямьле «Куаклы кое» чишмәнең суын татыдылар. Хәзер инде килгән һәркемгә челтерәп аккан шифалы чишмә суын алу уңайлы, рәхәт.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.
 

Фото/видео Ландыш Габитовой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев