Габдулла Тукайның тууына – 130 ел! Азнакайда шигърият бәйрәме гөрләде
Татарның мәшһүр улы - Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан апрель аенда районыбызда бик күп чаралар үтә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки бөек шагыйрьнең ялкынлы иҗаты бүген дә үз асылын җуймаган, аның моңлы сазы йөрәкләрнең нечкә кылларын тибрәтә. Узган ел Азнакаебызда Тукай белән бәйле ике мөһим вакыйга булды: Тукай...
Татарның мәшһүр улы - Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан апрель аенда районыбызда бик күп чаралар үтә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки бөек шагыйрьнең ялкынлы иҗаты бүген дә үз асылын җуймаган, аның моңлы сазы йөрәкләрнең нечкә кылларын тибрәтә.
Узган ел Азнакаебызда Тукай белән бәйле ике мөһим вакыйга булды: Тукай микрорайонында һәм яңа төзелгән 1 нче урта мәктәптә аның истәлегенә бюстлар ачылды.
Менә олуг юбилее көнендә беренче тапкыр Тарсус паркы каршындагы һәйкәл янында зурлап шигырь бәйрәме узды.
- Бүгенге бәйрәм күңелләргә яктылык һәм яхшылык нурлары сипсен. Дөньяларыбыз тыныч булсын, бер-беребезгә ихтирамлы-игътибарлы булып яшәргә язсын. Тарихыбызны, күренекле шәхесләребезне онытмыйк, һәрчак шулай зурлап искә алыйк, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият исеменнән тәбрикләп.
Бәйрәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев, Резеда Шәрипова, Әнәс Исхаков, язучы-тарихчы Мирсәй Гариф, "Гөлстан"чылар, мәктәп укучыларының шигъри тәлгәшләре, җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев