Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков - Азнакайда

Сишәмбе көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Виктор Пешков районыбызга эшлекле визит ясады. Җирлегебездәге сәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл биләмәләрендә булганнан соң, ул районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Матбугат конференциясендә сүз нигездә Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы вакытта кабул ителгән яңа законнар, бүгенге көндә эшләнү стадиясендә булганнары хакында...

Сишәмбе көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Виктор Пешков районыбызга эшлекле визит ясады. Җирлегебездәге сәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл биләмәләрендә булганнан соң, ул районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашты. Матбугат конференциясендә сүз нигездә Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы вакытта кабул ителгән яңа законнар, бүгенге көндә эшләнү стадиясендә булганнары хакында сүз барды. Аның әйтүенә караганда, 2016 елда депутатларның эш планында 142 өстенлекле закон проекты бар. Алар арасында аерым игътибарга лаек булган мәгариф өлкәсен камилләштерү белән бәйле проектка аеруча басым ясады. Шәхсән үзенең милли республикаларда ана телен укытуны дәвам итү кирәклеге турындагы фикерен дә ассызыклады.

-Азнакайга мөмкинлек чыккан саен килергә тырышам. - диде ул йомгаклау сүзендә. - Биредә үз җирен сөйгән, тырыш халык яши. Парклар һәм скверлар елында әнә никадәр яңа ял итү урыннары, парклар ачкансыз. Җиңү паркы үзе генә дә ни тора! Район җитәкчелеге тузган торак программасын буенча максатчан эш алып бара. Икътисади катлаулы чор кичерсәк тә, халыкның кәефе көр, шунсы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков Азнакайда