Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чубар Абдулда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Чубар Абдул авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге куанычлы вакыйга белән котлап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл сәламәтлек сагын модернизацияләү программасының республикабызда уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Шушы программа нигезендә ел саен районда 2 ФАП ачыла. Чубар Абдулдагысы - дүртенчесе. -Бу биналарның бөтен республика өчен "Азнакай "Нефтемаш" заводында...

Чубар Абдул авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Әлеге куанычлы вакыйга белән котлап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл сәламәтлек сагын модернизацияләү программасының республикабызда уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Шушы программа нигезендә ел саен районда 2 ФАП ачыла. Чубар Абдулдагысы - дүртенчесе.

-Бу биналарның бөтен республика өчен "Азнакай "Нефтемаш" заводында ясалуы - безнең өчен зур горурлык, - диде ул һәм ФАП территориясен төзекләндерүгә өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин болар өстенә авылларда республика бюджеты хисабыннан - 10, район бюджеты хисабыннан 5 ФАПта ремонт эшләре баруын белдерде.

Рамазан аенда изге эшкә Миннеәхмәт хәзрәт дога кылганнан соң, Марсель Шәйдуллин символик ачкычны ФАП мөдире Гөлнара Нуретдиновага тапшырды.

Кызыл тасманы кискәч, халык эчкә агылды. Биредәге уңай шартларга сокланып, бу мәһабәт бинаның озак еллар авылга нур сирпеп торуын теләделәр.

-Элек медпунктыбыз Яшьләр урамында, тауда иде. Өлкән кешегә үр менүе бик авыр. Хәзер менә авыл уртасында. Балалар күп тусын, авыручылар сирәк булсын! - дип Зөлхәбирә Миннегалиева авыл халкы исеменнән район җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

- Гөлнарабызга күз генә тимәсен, көн дими, төн дими, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә йөгереп килеп җитә. Куллары гына түгел, теле дә йомшак аның, - ди Нурлыгакыйдә апа Хәлимуллина.

Ул арада:

- Бер килгәч, кан басымымны гына үлчә инде! - дип, шәфкать туташына әби-апалар чиратка тезелде.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чубар Абдулда модульле фельдшеракушерлык пункты ачылды