Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чирек гасыр дәүләткә хезмәттә

21 ноябрьдә илебез салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Менә чирек гасыр салым хезмәте барлык дәрәҗәдәге бюджетларның тулылануын тәэмин итеп, дәүләтнең финанс мәнфәгатьләре сагында тора. Җәмгыятебезнең икътисади һәм социаль тотрыклылыгы, милли проектларның һәм социаль программаларның тормышка ашырылуы салым хезмәте эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле. 25 ел эчендә Россия Федерациясе бюджетына 105...

21 ноябрьдә илебез салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Менә чирек гасыр салым хезмәте барлык дәрәҗәдәге бюджетларның тулылануын тәэмин итеп, дәүләтнең финанс мәнфәгатьләре сагында тора.
Җәмгыятебезнең икътисади һәм социаль тотрыклылыгы, милли проектларның һәм социаль программаларның тормышка ашырылуы салым хезмәте эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле. 25 ел эчендә Россия Федерациясе бюджетына 105 млрд сумнан артык салым җыелган. Агымдагы елның 10 аенда гына да барлык дәрәҗәдәге бюджетларга - 7,2 млрд сумлык, шул исәптән Татарстан бюджетына 2,4 млрд сумлык салым түләүләре керде.
Үзгәрешләр нәтиҗәсендә бүген салым инспекциясе биш муниципалитетны: Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнарын колачлый, аларның хакимият органнары белән кулга-кул тотынып эшли.
Салым хезмәтенең бурычы - салым һәм җыемнарны вакытында һәм тулы күләмдә түләүне контрольдә тоту. Әмма алдагы елларда игътибар салым түләүчеләр өчен дустанә мохит тудыруга, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга, мобиль технологияләр өлкәсендә үзара бәйләнешләрнең яңа уңайлы формаларын булдыруга юнәлдереләчәк.
Бүген без салым хезмәте оешуның башында торган, аның ышанычлы нигезен салган ветераннарыбызны да зур хөрмәт белән искә алабыз, намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сез безнең өчен һәрчак үрнәк булып калачаксыз.
Хөрмәтле коллегалар! Безнең уңышлар югары һөнәри осталыкка, эшне тирәнтен белүгә, салым түләүчеләргә игътибарлы булуга бәйле. Күңел җылыгызны һәм бар көч-егәрегезне биреп башкара торган хезмәтегез бары шатлыклар һәм яңадан-яңа уңышлар гына алып килсен!
М. Мөхәммәдиев, ТР буенча 17 нче районара салым инспекциясе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирек гасыр дәүләткә хезмәттә