Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чал тарихлы Чатыр-Тау

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шушы көннәрдә Халыкара таулар көненә багышлап «Чатыр-Тау - районыбызның тарихи истәлекле урыны» дигән чара узды. Ул музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиеваның «Чатыр-Тау - тарих һәм мәдәният истәлеге» дигән кыскача лекциясе белән башланып китте. «Чатыр-Тау» дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Нияз Хәбиров үзенең чыгышында Чатыр-Тауны табигать истәлеге буларак...

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шушы көннәрдә Халыкара таулар көненә багышлап «Чатыр-Тау - районыбызның тарихи истәлекле урыны» дигән чара узды. Ул музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиеваның «Чатыр-Тау - тарих һәм мәдәният истәлеге» дигән кыскача лекциясе белән башланып китте. «Чатыр-Тау» дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Нияз Хәбиров үзенең чыгышында Чатыр-Тауны табигать истәлеге буларак тасвирлап, бөтен залда утыручыларны тауны саклауның изге эш икәненә инандырды. Ул шулай ук укучыларны бирегә алып килгән 5 нче һәм 6 нчы мәктәп укытучыларына табигатебезне саклау эшендә файдалы китаплар бүләк итте.

2009 елның июлендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядән соң Азнакайда Чатыр-Тау белән кызыксыну бермә-бер артты. Мәдәният өлкәсендә ул аеруча нык сизелә. Музейда бу темага карата яңа материал туплана. Шуның нәтиҗәсендә монда «Чатыр-Тау табылдыклары», «Чатыр-Тау казылма байлыклары» дигән бүлекләр барлыкка килде. Аларны файдаланып, төрле чаралар үткәрелә. Ә мәдәният идарәсе быел «Чатыр-Тауда җыен» дигән төрки халыкларның фольклор фестивален үткәрү өчен Татарстан республикасы хөкүмәтенең грантына лаек булды. Бу хакта мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миннеханов сөйләде.

Ветераннарыбыз да Чатыр-Тауны пропагандалауда теләп катнашалар. Музей хәрәкәте активисты Разыя Сәлифова ярдәмендә фондлар кызыклы әйберләр белән баетылды. Ул Чатыр-Тауга кагылышлы нәселдән-нәселгә тапшырылган риваятьләр белән уртаклашып, үзендә гаилә ядкаре булып сакланучы әйберләр күрсәтте. Аның Эльбрус тавы турындагы хатирәләре аеруча кызыксыну уятты. Музейның фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина Самат Мирсәетовның «Чатыр-тау» җыентыгындагы материалларга тукталды.

Соңыннан дәресләрендә Чатыр-Тауны пропагандалаучы 6 нчы мәктәпнең география укытучысы, «Азнакай районы географиясе» китабы авторларының берсе Розалия Җәләлиева залдагыларга тавыбызны киләчәк буыннар өчен бөтен үсемлекләре һәм җәнлекләре белән сакларга өндәде.

Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев