Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу буынны тормыш чыныктырган

Яшәү дәверендә нинди генә эшләргә алынырга туры килмәгән дә, нинди генә кайгы-хәсрәтләр кичермәгән Нәҗибә апа. Моннан 90 ел элек районыбызның Кәтем авылында дөньяга килә ул. Кайчандыр 11 бала шаулап-гөрләп торган ишле гаиләдә үсә. Бүгенге көндә туганнарыннан берүзе генә исән. Авыл мәктәбендә 5 сыйныф белем алгач та Нәҗибә Насретдинова чордашлары кебек...

Яшәү дәверендә нинди генә эшләргә алынырга туры килмәгән дә, нинди генә кайгы-хәсрәтләр кичермәгән Нәҗибә апа. Моннан 90 ел элек районыбызның Кәтем авылында дөньяга килә ул. Кайчандыр 11 бала шаулап-гөрләп торган ишле гаиләдә үсә. Бүгенге көндә туганнарыннан берүзе генә исән. Авыл мәктәбендә 5 сыйныф белем алгач та Нәҗибә Насретдинова чордашлары кебек бик иртәли тормыш йөген тартырга алына, колхозның төрле эшләрендә катнаша. Сугыш башлангач, бер төркем яшь-җилкенчәкне Казанга хәрби заводка эшкә жибәрәләр. Мондагы авырлыкка, туган якны сагынуга түзә алмыйча, мең михнәт күреп, качып кайта алар. Яшьләргә аеруча катлаулы, җаваплы чор була шул - аларны Пермь якларына урман кисәргә озаталар. Туган якларына әйләнеп кайткач, озак еллар сыер сава, дуңгызлар карый Нәҗибә. Тырыш хезмәтләре өчен бик күп Мактау грамоталарына, медальләргә ия була тыл ветераны хезмәт юлы дәверендә.

Авылның Мөдәрис исемле егете белән тормыш корып җибәрәләр. Уллары Мөкатдәс һәм Рәфис әти-әни үрнәгендә, игелекле балалар булып үсәләр. Әтиләре вафат булып, бүгенге көндә ялгызы гомер кичергән әниләренең хәлен белешеп, ярдәм итеп, җан җылысын биреп яшиләр.

Яше барса да, алай бер дә бирешми Нәҗибә апа, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән һәр көнгә сөенеп, тулы тормыш алып барырга тырыша.

- Аякта чакта аерым яшим әле, аннан соң күз күрер, - ди ул.

Ветеранны район җитәкчелеге исеменнән юбилее белән котлап, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләү сүзләрен ирештерде, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу буынны тормыш чыныктырган