Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветераныбыз Аюпов Гайнулла Гаффаз улы вафат булды

28 гыйнварда районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Азнакай районының Мактаулы гражданины Аюпов Гайнулла Гаффаз улы 104 нче яшендә безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Ул 1921 елның 21 мартында Башкортостан Республикасының Аскино районы Урмияз авылында туа. 1940 елның октябрь аенда Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсенә Кызыл Армия сафларына чакыралар. Ул анда машина йөртүчеләр курсларында укый. 1941 елның декабрь аенда яңа дивизия составында Сталинград өчен сугышка китә. Ул үзенең «полуторкасында» сугыш кирәк-яраклары ташый, аннан яралыларны госпитальгә алып чыга. Сталинградтан соң дивизияне Кишинев юнәлешендә җибәрәләр. Ул 5 нче Удар Армия командующиен йөртә. Илебез территориясеннән фашистларны куганнан, Варшаваны азат иткәннән соң, Берлинга кадәр барып җитә. Җиңүне Рейхстаг янында каршылый.

1946 елда туган якларына кайта. 1953 елда Азнакай районына күчеп киләләр. Гайнулла Гаффаз улы АТХ—8 дә машина йөртүче булып эшли. 21 ел дәвамында Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесендә пассажирлар йөртә. «Кызыл Йолдыз» ордены, «Берлинны алган өчен» медале, 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен юбилей медальләре, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Аның турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Азнакай районында Бөек Җиңүнең соңгы солдаты Гайнулла Гаффаз улы Аюпов белән саубуллашу митингы 29 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Нефтьчеләр урамы, 6 йорт адресы буенча уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев