Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бәхет” тагын бәхетле!

1-2 мартта шәһәребез Мәдәният йортында XII республика "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды. Анда Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Лениногорск районнарыннан иң сәләтле балалар катнашты. Аларны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, конкурсның генераль продюссеры Дмитрий...

1-2 мартта шәһәребез Мәдәният йортында XII республика "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды.

Анда Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Лениногорск районнарыннан иң сәләтле балалар катнашты. Аларны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, конкурсның генераль продюссеры Дмитрий Туманов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.

Финалга 20 хореография коллективы, 9 вокаль ансамбль, 35 җырчы, 15 конферансье чыкты. Алар арасында Азнакайдан "Мирас" (җитәкчеләре - Ф. Кадырмаева), "Огоньки" (Л.Галимова), "В-CLUB" (А.Мөхәммәтҗанов), "Балачак" (М.Абдуллина) бию коллективлары; "Бәхет" (Н.Шәрифуллина), "Фантазия" (Э.Шәйхуллина), "Юлдаш" (Ф.Әхмәтгалиева) вокаль ансамбльләре; җырчылардан Ксения Коршунова, Руслан Латыйфуллин, Исламия Хафизова; конферансьелар Арина Вәлиуллина һәм Данил Берсенев бар иде.

-"Бәхет" ансамбле "Йолдызлык-Созвездие" конкурсында 10 ел катнаша инде. Без 7 тапкыр лауреат булдык һәм шулкадәр гала-концертта чыгыш ясадык, өч тапкыр ТР дәүләт стипендиясен алдык, Мәскәүдәге концертларда чыгыш ясадык, - ди "Бәхет" ансамбле җитәкчесе Наилә Шәрифуллина. -Шушы конкурста катнашып, безнең сәнгать мәктәбенең "Бәхет" һәм "Юлдаш" коллективлары Кырымда һәм Казандагы "Сосновый бор" санаториендә ял итү бәхетенә иреште. Мондый бәйгеләр балаларның сәләтен ачу, аларны үстерү өчен бик мөһим дип саныйм.

Быелгы зона конкурсында да Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары яхшы чыгышлары белән куандырды. "Бәхет" ансамбленә бәхет мул елмайды: ул беренчелекне яулады. "Вокал-соло"да Руслан Латыйфуллинга (Н.Шәрифуллина) тиңнәр булмады. "Юлдаш", "Фантазия" коллективлары һәм ялгыз җыр буенча Исламия Хафизова (Ф.Әхмәтгалиева) икенче урынга лаек булды, ә "Балачак" хореография коллективына махсус приз тапшырылды һәм ул Казанда чыгыш ясарга чакырылды.

Реклама

"Конферансье" номинациясендә Данил Берсенев (җитәкчесе - З.Миннеханова) жюриның мәхәббәтен казанды һәм беренчелекне алды.

Кичен Мәдәният йортында җиңүчеләр гала-концерт бирделәр. Аларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Азнакайлыларга республика йомгаклау турында уңышлар телибез!

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев