Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар Азнакай тарихы белән музейда таныштылар

"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагоглары "Яшь патриотлар" волонтерлары һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрдәге балалар белән төбәкне өйрәнү музеена экскурсия кылдылар. Азнакайның гади татар авылыннан ничек заманча нефтьчеләр шәһәренә әверелүе, нефть чыгару тарихы турында күргәзмәләр балаларны битараф калдырмады. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган залны...

"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагоглары "Яшь патриотлар" волонтерлары һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләрдәге балалар белән төбәкне өйрәнү музеена экскурсия кылдылар.

Азнакайның гади татар авылыннан ничек заманча нефтьчеләр шәһәренә әверелүе, нефть чыгару тарихы турында күргәзмәләр балаларны битараф калдырмады. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган залны да кызыксынып карадылар.

Реклама

Музейда халкыбызның борынгы көнкүрешен чагылдырган экспонатлар да бар. Бу сәяхәт балаларда туган якларына мәхәббәт тәрбияләде, чын тарих дәресе булды.

Р.Гайфиева, социаль эш буенча белгеч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар Азнакай тарихы белән музейда таныштылар