«Бакчага барасым килә!»
1 нче «Колокольчик» балалар бакчасында балаларыбызны җан җылысын биреп тәрбиялиләр. Биредә һәрчак чиста, җылы өй атмосферасы. Беренче баласын тәрбиягә биргән әти-әни икенчесен, өченчесен дә зур ышаныч белән монда китерә. Нәниләребез иртә белән бакчага барабыз гына дип торалар, ә кичен исә кайтасылары килми. Бала үзен яратуларын, алар өчен борчылып торуларын чын...
1 нче «Колокольчик» балалар бакчасында балаларыбызны җан җылысын биреп тәрбиялиләр.
Биредә һәрчак чиста, җылы өй атмосферасы. Беренче баласын тәрбиягә биргән әти-әни икенчесен, өченчесен дә зур ышаныч белән монда китерә. Нәниләребез иртә белән бакчага барабыз гына дип торалар, ә кичен исә кайтасылары килми. Бала үзен яратуларын, алар өчен борчылып торуларын чын йөрәктән тоя. Моны күргәч, безнең - әти-әниләрнең дә йөрәге шатлык белән тула. Без сезне яратабыз һәм ихтирам итәбез. Якынлашып килүче яз бәйрәме сезгә сөенеч-куанычлар гына алып килсен, бакча хезмәткәрләре!
Әти-әниләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев