Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Игелеклелек паркы”нда кафе һәм башка объектлар төзеләчәк

Биредә көн саен иртәдән алып кичкә кадәр балалар шау-гөр килеп уйный, өлкәннәр агачлар ябылдашлары арасында эссе кояштан яшеренеп, хәл ала. Шәһәребезнең Мәдәният йорты артында төзелеп килә торган "Игелеклелек паркы" әлегә рәсми төстә ачылмаса да, халыктан буш торганы юк. Ике гектардан артык әлеге ял мәйданчыгы узган ел Парклар һәм скверлар республика...

Биредә көн саен иртәдән алып кичкә кадәр балалар шау-гөр килеп уйный, өлкәннәр агачлар ябылдашлары арасында эссе кояштан яшеренеп, хәл ала. Шәһәребезнең Мәдәният йорты артында төзелеп килә торган "Игелеклелек паркы" әлегә рәсми төстә ачылмаса да, халыктан буш торганы юк.

Ике гектардан артык әлеге ял мәйданчыгы узган ел Парклар һәм скверлар республика программасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен төзелә башлады. Быел "Татнефть" ярдәме белән 10 млн сумга өстәмә җәяүлеләр юллары, спорт-уен мәйданчыклары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә уңайлы итеп эшләнгән уен җиһазлары, яктырткычлар урнаштырылган. Уен җиһазларының бер өлеше "Нефтемаш" заводында эшләнгән.

Паркка исемне дә конкурс нигезендә азнакайлылар бирде. Узган ел сентябрь урталарында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Ангелина Исламова тәкъдим иткән исем иң туры килгәне дип табылды. Бүген инде "Игелеклелек паркы" дигән төсле зур хәрефләр һәркемне ерактан ук каршы ала.

Парк балалар өчен бик уңайлы итеп эшләнгән. Юл җәймәсе дә йомшак керештән, егылып, берәр җирләрен имгәтерләр дип куркырлык түгел. Аллы-гөлле атынгычлар, таучыклар да әллә каян үзенә тартып тора. Биредә шулай ук баскетбол, волейбол уйнарга мөмкин. Ә агачлар күләгәсендә ял итәр өчен утыргычлар, беседкалар урын алган. Алга таба кафе һәм башка объектлар да калкыр дип көтелә.

- Моңа кадәр парк турында ишетеп кенә белә идек. Бүген менә балаларым белән килеп, үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Балаларга бик ошады, туйганчы уйнадылар, - ди Алина Рахманова.

Реклама

Ильмира Хәсәншина исә биләүдәге сабые белән көн дә бирегә саф һава суларга чыга икән.

- Якында гына торабыз, бик уңайлы. Халык күп йөри. Урыны да рәхәт, шәһәр ыгы-зыгысыннан ышыкта. Кирәк икән кояшы, кирәк икән күләгәсе бар, - ди ул.

Әнә шулай "Игелеклелек паркы" халык өчен игелекле гамәлләрен кыла башлады инде. Ә аны ачу тантанасы август аенда районыбызның олуг юбилее көнендә булачак.

Резеда ШӘРИПОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Игелеклелек паркы”нда кафе һәм башка объектлар төзеләчәк