Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Боз сараенда прокурорлар һәм район җитәкчеләре командалары арасында алкалы хоккей турниры узды

Соңгы елларда районның спорт тормышында аеруча җанлылык күзәтелә. Игътибар артуы бер хәл. Халык, бигрәк тә яшьләр, сәламәт яшәү образын алга алгач спортка тартылучылар саны артты. Ә спорт белән ныклап шөгыльләнгәч, нәтиҗәләр дә сөенечле. Бигрәк тә хоккей дөньясында күтәрелеш сизелә. Районда әледән-әле оештырылган, шулай ук башка төбәкләрдә үткәрелгән турнирларда катнашкан хоккейчыларыбызның...

Соңгы елларда районның спорт тормышында аеруча җанлылык күзәтелә. Игътибар артуы бер хәл. Халык, бигрәк тә яшьләр, сәламәт яшәү образын алга алгач спортка тартылучылар саны артты. Ә спорт белән ныклап шөгыльләнгәч, нәтиҗәләр дә сөенечле.

Бигрәк тә хоккей дөньясында күтәрелеш сизелә. Районда әледән-әле оештырылган, шулай ук башка төбәкләрдә үткәрелгән турнирларда катнашкан хоккейчыларыбызның җиңүгә омтылышы ташыган саен ташып тора. Соңгы көннәрдә районыбызның яшь спортчылары Казан, Киров, Саранск шәһәрләреннән җиңү белән кайттылар.


30 ноябрь көнне Боз сараенда узган ТР Беренчелегенең чираттагы турында Азнакайның "Бөркетләр" командасы (2002 елгылар арасында) Мамадышның "Олимп" командасын 8:5 исәбе белән җиңгән булса, шул ук көнне 2004 елгы яшүсмерләр Минзәлә шәһәренең "Лигры" командасын 20:1 исәбе белән тар-мар итте! Җирлегебездә район җитәкчелеге дә спорт белән шөгыльләнүнең мөһим икәнлеген үз үрнәкләрендә күрсәтеп тора. Мәсәлән, узган якшәмбедә Татарстан Республикасы прокуратурасы җитәкче-хезмәткәрләре һәм Азнакай Советы һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре гадәти костюмнарын хоккейчылар киеменә алыштырдылар: шәһәребезнең Боз сараенда спорт бәйрәме - ике җыелма команда арасында алкалы хоккей турниры узды.


Ярышта катнашучыларны һәм җанатарларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, җирлегебездә спортны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә барлыгын ассызыклады.
- ТР прокуратура хезмәткәрләренең нәкъ менә Азнакайда җыелып, хоккей матчы уздыруы - безнең өчен зур горурлык. Ышаныч белдергән өчен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - диде үзенең чыгышында район башлыгы.


Беренче минуттан ук ике команда арасында чын мәгънәсендә кискен спорт көрәше барды.
Турнирда катнашучыларны хәтта оста хоккейчылардан аерырлык та түгел иде.
Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарның нәтиҗәсе болай: Татарстан Республикасы прокуратура хезмәткәрләреннән тупланган команда - беренче, боз хуҗалары - район башкарма комитеты хезмәткәрләре икенче урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Боз сараенда прокурорлар һәм район җитәкчеләре командалары арасында алкалы хоккей турниры...