Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп бәйрәм иттеләр

Шөкер, бар халык җыелып, рәхәтләнеп ял итәрлек, зурлап бәйрәмнәр үткәрер урыннарыбыз бар шәһәрдә. Һәр елны республика һәм шәһәр көннәрендә күпләп кунак җыйган "Юбилейный" стадионы районыбызның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилейларын быел шактый купшыланып каршы алды. Яңартылган спорт объекты Азнакай халкын гына түгел, бәйрәмебезне бергәләп үткәрергә килгән башкала, чит төбәкләр,...

Шөкер, бар халык җыелып, рәхәтләнеп ял итәрлек, зурлап бәйрәмнәр үткәрер урыннарыбыз бар шәһәрдә. Һәр елны республика һәм шәһәр көннәрендә күпләп кунак җыйган "Юбилейный" стадионы районыбызның 85, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллык юбилейларын быел шактый купшыланып каршы алды. Яңартылган спорт объекты Азнакай халкын гына түгел, бәйрәмебезне бергәләп үткәрергә килгән башкала, чит төбәкләр, күрше-тирә районнар кунакларын да сыйдырырлык. Умарта күчедәй гөҗләп торган стадион тантана башлануга бердәм тынып калды. Мәйданга ил һәм республика әләмнәре чыкканда һәркем үз туган ягы, иле белән горурланып алгандыр. Бал кортлары, күбәләкләр булып бөтерелгән яшь үзешчәннәребез чыгышлары, якташыбыз - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның мөсафир ролендә районыбыз тарихына "нигез салып" хәтерләрне 17нче гасырларга алып китүе, җирлегебездә колхозлар оешкан чор вакыйгалары, дәһшәтле сугыш еллары, аннан соңгы төзелешләр колач алган, төбәгебездә кара алтын табыла башлаган дәверләр, нефтьчеләр, игенчеләр, терлекчеләр, төрле һөнәр ияләренең Азнакайны үстерүгә керткән тырышлыгы чагылган театральләштерелгән тамаша - болар барсы да Азнакайның данлы юлы-елларына мәдхия булып чагылды. Шушы җирлегебездә үскән икмәк, чәк-чәктән авыз иткән кунаклар районыбыз муллыгына, аның ачык йөзле халкына тагын бер кат сокланып, хөрмәтен белдерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләре һәммәсенең уртак фикере булып яңгырады.

-Азнакай җире элек-электән уңдырышлы, бай төбәк булды һәм хәзер дә шундый булып кала. Биредә тырыш, тынгысыз халык яши. - диде ул котлау сүзендә. - Сез үзегезнең бай тарихыгыз һәм республика икътисадына керткән зур өлешегез белән горурлана аласыз. Югары күрсәткечләр яулаган авыл хуҗалыгы, нефть чыгару, сәнәгатьнең башка тармаклары, шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләренә, бизнес, социаль өлкә өлкә вәкилләренә, иҗади интеллегенциягә кадер-хөрмәтнең иң зуры, без аларга ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Азнакай җиренең 4 Советлар Союзы Геройлары, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Героен үстерүен ассызыклап, республика лидеры районның бүгенге уңышларына нигез салган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүгенге икътисади потенциалыбыз бик күп бурычларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Республика программалары нигезендә торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният, спорт объектлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, автомобиль юллары, коммуналь инфрастуктура капиталь ремонтлана, парклар, скверлар калка.

-Соңгы елларда сездә зур үзгәрешләр күзгә ташлана, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу Азнакай шәһәренең көннән-көн үсү-матурлануында да ачык чагыла. Шушы 5 ел эчендә генә дә районда 110 мең квадрат метр торак, 24 спорт корылмасы, 9 медицина учреждениесе, 5 мәдәни учак, 7 мәгариф объекты, парклар сафка баскан. Бүген Азнакай районы республиканың иң төзек районнарыннан берсе санала.

Татарстан Президенты районда юбилей чараларына әзерлек барышында күләмле эшләр башкарылуын ассызыклады. Бүген, район һәм шәһәрнең инфраструктурасы белән танышканда алган тәэсирләре белән уртаклашты. Җиңү паркының, яңа музейның, балалар өчен төзелгән Игелеклелек паркын, әле күптән түгел генә калыккан башка социаль объектларның заманча итеп, барсының да халык өчен эшләнүен әйтте.

-Азнакай районының 85 еллык юбилеен "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгы белән бергә билгеләп үтү символик мәгънәгә ия. - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Районның үсеше идарә эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә.

Реклама

Президент Татарстанның бүгенге көн сулышы белән таныштырып, анда азнакайлылар керткән өлешне ассызыклады. Ул районыбызның бер төркем хезмәт алдынгыларына, аның үсешенә зур өлеш керткән нефтьчеләребез, авыл хуҗалыгы, башка тармаклар хезмәтчәннәренә җөмһүриятебезнең олы бүләкләрен тапшырды.

"Татьнефть"нең даими ярдәме белән район елдан-ел чәчәк ата, яңа төзелешләр киң җәелә, яшәү шартлары яхшыра, ял һәм спорт корылмалары калка... Азнакайлыларны бәйрәм белән котлаган аның генераль директоры Наил Маганов бу юлы да зур бүләкләр белән килгән.

-Меңләгән азнакайлылар язмышларын нефть чыгару белән бәйләгән. Район, республика икътисадына аларның никадәр фидакарь хезмәте салынган! - диде ул чыгышында. - Бүген чыгарылган нефтьнең һәр унынчы тоннасы Азнакай җирендә табыла. "Азнакайнефть" идарәсе - алдынгы технологияләрне, заманча алымнарны иң беренчеләрдән булып сынау, кулланышка кертү базасы булып тора. Ул - иҗтимагый тормышта да яңа башлангычлар инициаторы.

Бәйрәм белән тәбрикләп ихлас теләкләрен ирештергәннән соң, Наил Өлфәт улы район башлыгына коммуналь хуҗалык өчен техника алуга 10 миллион сумлык, "Азнакайнефть"нең 60 еллыгы уңаеннан коллектив җитәкчесе Марат Җәләтовка скважиналарга хезмәт күрсәтү өчен 5 снегоход һәм квадроциклга сертификатлар тапшырды.

-Районыбыз республика җитәкчелегенең, "Татнефть"нең ярдәм-кайгыртуын тоеп яши. Без илнең иң имин, алга киткән төбәге булган Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз һәм алга таба да республикабызның киләчәген Сезнең белән берлектә күрергә теләвебезне белдерәбез, - диде Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, мәртәбәле кунакларга барча азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештереп район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бәйрәм рухын республиканың һәм районның сәхнә йолдызлары күтәреп алып, аларның дәртле җырлары күңел дәрьяларына гына сыеша алмыйча, бөтен шәһәр буйлап агылды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бәйрәм иттеләр