14-15 декабрьдә «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе» республика конкурсының йомгаклау туры узды. Анда муниципаль берәмлекләрдән 48 кеше катнашты. Аларның 24 е финалга чыкты. Бүген «Казан» мили-мәдәни үзәгендә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Азнакай яшьләр эше буенча идарәнең баш белгече, «Азфлай» парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин да бар....
14-15 декабрьдә «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе» республика конкурсының йомгаклау туры узды.
Анда муниципаль берәмлекләрдән 48 кеше катнашты. Аларның 24 е финалга чыкты. Бүген «Казан» мили-мәдәни үзәгендә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Азнакай яшьләр эше буенча идарәнең баш белгече, «Азфлай» парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин да бар. Ул «Уңышка юл» номинациясендә иң көчле дип табылды.
Резеда Шәрипова
Нет комментариев