Азнакайдан Данис Мусин иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе дип танылды
14-15 декабрьдә «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе» республика конкурсының йомгаклау туры узды.
Анда муниципаль берәмлекләрдән 48 кеше катнашты. Аларның 24 е финалга чыкты. Бүген «Казан» мили-мәдәни үзәгендә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Азнакай яшьләр эше буенча идарәнең баш белгече, «Азфлай» парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин да бар....