Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда югалган авылларны онытмыйлар

Туган җир, туган авыл, кайларда гына яшәсәң дә, сагындырып, үзенә дәшеп тора. Бигрәк тә югалган авылларын җирси, юксына кешеләр. Туып-үскән җирләренең саф һавасын сулап, якыннары рухына дога кылырга дип 18 июльдә Буралы авылы Сабан туе мәйданында Буралы, Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз авыллары якташлары...

Туган җир, туган авыл, кайларда гына яшәсәң дә, сагындырып, үзенә дәшеп тора. Бигрәк тә югалган авылларын җирси, юксына кешеләр. Туып-үскән җирләренең саф һавасын сулап, якыннары рухына дога кылырга дип 18 июльдә Буралы авылы Сабан туе мәйданында Буралы, Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз авыллары якташлары җыелды. Әлеге очрашуга Ташлыяр авылыннан чыккан күрекеле артистларыбыз Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакиров та кайтты.

-Югалган авылларга игътибар республикабызда Азнакай районында гына күрсәтелә. Туган җиребезгә аяк басуыбызга, безне шулай хөрмәтләп каршы алуларына без бик шат, - диде алар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шундый бәйрәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ул районыбызда 70кә якын югалган авыл булуын, алар турында китап әзерләнүен билгеләп үтте. Югалган авылларның зиратларын төзекләндерү, карап-чистартып тору буенча эш районыбызда узган ел башланып китте. Марсель Шәйдуллинның бу эшнең алга таба да дәвам итәчәген әйтте.

Мәйдан уен-җырдан гөрләп торды. Мул өстәлләр артында һәркем туган якның хуш исле чәеннән һәм камыр ашларыннан авыз итте.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда югалган авылларны онытмыйлар