Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган “Музейлар төненә” Бакалыдан да кунаклар килде

15 майда Балалар иҗат үзәгендә "Музейда төн" проекты кысаларында смотр-бәйге узды. Залда мәктәпләр музейлары экспонатлары урын алды. Экспозиция ерак гасырларга сәяхәт белән башланды. Гасырлар бер-берен алыштыра барып, бүгенге көнгә ялганды. Мәктәпләр әзерләгән тамашаларның һәркайсы мавыктыргыч иде. Безнең төбәкнең табигатенә дә зур урын бирелгән. Урсайдан Мәүҗит Сабиров чабата да үреп күрсәтте....

15 майда Балалар иҗат үзәгендә "Музейда төн" проекты кысаларында смотр-бәйге узды.

Залда мәктәпләр музейлары экспонатлары урын алды. Экспозиция ерак гасырларга сәяхәт белән башланды. Гасырлар бер-берен алыштыра барып, бүгенге көнгә ялганды. Мәктәпләр әзерләгән тамашаларның һәркайсы мавыктыргыч иде.

Безнең төбәкнең табигатенә дә зур урын бирелгән. Урсайдан Мәүҗит Сабиров чабата да үреп күрсәтте. Яшь осталар үзледән чүлмәкләр әвәләде.

Иң беренче кешеләрнең тормыш-көнкүрешеннән башлап, Бөек Ватан сугышы еллары, Хрущев чорлары, "Лениниана" - барсы да чагылыш тапты.

Әдәби, мәдәни алгарышлар, нефтьчеләрнең районны үстерүгә керткән өлеше бик эчтәлекле яктыртылган иде. Чарага Бакалыдан да кунаклар килде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда узган “Музейлар төненә” Бакалыдан да кунаклар килде