ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда учак ягу 1 июльгә кадәр катгый тыелды

Чамасыз кызулык янгын чыгу куркынычын икеләтә арттыра. Татарстан Президенты фәрманы белән 6 июньнән 1 июльгә кадәр чорга янгын куркынычына каршы аеруча режимы кертелде. Бу чорда урман-кырларда, бакчачылык ширкәтләрендә, ихаталарда учак ягу, янгын туу ихтималы булган эшләр башкару катгый тыела. Барлык оешма-предприятиеләрдә, торак пунктларында янгын сүндерү чаралары, су ташу, җир казу...

Чамасыз кызулык янгын чыгу куркынычын икеләтә арттыра.

Татарстан Президенты фәрманы белән 6 июньнән 1 июльгә кадәр чорга янгын куркынычына каршы аеруча режимы кертелде.

Бу чорда урман-кырларда, бакчачылык ширкәтләрендә, ихаталарда учак ягу, янгын туу ихтималы булган эшләр башкару катгый тыела. Барлык оешма-предприятиеләрдә, торак пунктларында янгын сүндерү чаралары, су ташу, җир казу техникасы әзер булырга тиеш.

Штрафларның да икеләтә артуын әйтергә кирәк. Гражданнар өчен ул 2-4 мең, җаваплы затларга - 15-30 мең, юридик затларга - 400-500 мең сум тәшкил итә.


Азнакайда учак ягу 1 июльгә кадәр катгый тыелды

Нет комментариев