Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда торак милекчеләре ширкәтләрен идарә итү компанияләре алыштырачак

1 июльдән "Россия Федерациясе торак кодексы"ның 136 нчы маддәсе 2 нче өлеше 1 нче пунктында каралган таләпләргә туры килмәгән торак милекчеләре ширкәтләре үзгәртеп корылачак. Әлеге закон буенча торак милекчеләре ширкәте төзү өчен күп фатирлы ике яки аннан артыграк торак йортның дәүләт кадастр документлары буенча бер гомуми чиктәге җир участогында урнашуы...

1 июльдән "Россия Федерациясе торак кодексы"ның 136 нчы маддәсе 2 нче өлеше 1 нче пунктында каралган таләпләргә туры килмәгән торак милекчеләре ширкәтләре үзгәртеп корылачак.

Әлеге закон буенча торак милекчеләре ширкәте төзү өчен күп фатирлы ике яки аннан артыграк торак йортның дәүләт кадастр документлары буенча бер гомуми чиктәге җир участогында урнашуы һәм алар эчендә гомуми кулланыштагы инженер-техник челтәрләр, башка инфрастуктура элементлары булу мәҗбүри.

- Безнең Азнакай шәһәрендә биш торак милекчеләре ширкәте бар. Алар закон таләпләренә туры килмәү сәбәпле, үзгәртеп корылачак. Әлеге торак милекчеләре ширкәтләре урынына дүрт идарә итү компаниясе төзеләчәк. Шуңа күрә хәзерге вакытта күп фатирлы торак йортлар белән идарә итү ысулын сайлау буенча халык арасында аңлату эше алып барыла, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов.

Идарә итү ысулын сайлау читтән торып тавыш бирү формасында үткәреләчәк.

- Торак милекчеләре ширкәтләре хезмәткәрләренә эшсез калабыз дип борчылыр урын юк, алар идарә итү компанияләре штатларына күчәчәк. Торак милекчеләре тавыш бирүдә актив булырлар дип ышанасы килә, - ди Руслан Мөгътәсимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда торак милекчеләре ширкәтләрен идарә итү компанияләре алыштырачак