Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак (АФИША)

30 августта Азнакайда Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр һәм җимешләр күргәзмәсе оештырыла. Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана. Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть" ААҖ һәм район җитәкчелеге тәбрикли, хезмәт алдынгылары...

30 августта Азнакайда Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр һәм җимешләр күргәзмәсе оештырыла.


Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана.

Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть" ААҖ һәм район җитәкчелеге тәбрикли, хезмәт алдынгылары бүләкләнә, татар эстрадасы йолдызлары: "Зөләйлә" триосы, "Казан егетләре" төркеме, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның Атказанган артисты Габделфәт Сафин, Башкортстанның "Мирас" дәүләт бию ансамбле чыгыш ясый.


21.00 сәгатьтә исә бәйрәм салюты.



***


Актүбәдә бәйрәм чарасы 28 август көнне 18.00 сәгатьтә «Татарстан нефте чыгуга - 70 ел» паркында уздырылачак.

Тантана 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак (АФИША)