Азнакайда хәрби хезмәттә һәлак булган егетләрнең әниләрен хөрмәтләделәр
Карынында чакта ук ана баласына якты киләчәк кузаллый, зур өметләр баглый, бу тормышта аның бик бәхетле яшәвен тели. Сабыеның яңа гына тәпи атлап киткән чагында, инде буй җитеп олы тормыш юлына хәер-фатиха биргәндә дә ана шул ук сүзләрен кабатлый: "Исән-сау гына бул да, сөенечләр, уңышлар гына кичереп яшә, балам!" Ошбу...
Карынында чакта ук ана баласына якты киләчәк кузаллый, зур өметләр баглый, бу тормышта аның бик бәхетле яшәвен тели. Сабыеның яңа гына тәпи атлап киткән чагында, инде буй җитеп олы тормыш юлына хәер-фатиха биргәндә дә ана шул ук сүзләрен кабатлый: "Исән-сау гына бул да, сөенечләр, уңышлар гына кичереп яшә, балам!" Ошбу теләкләре тормышка аша алмаган, бердәнбер көнне баласын гомерлеккә югалткан анага нишләргә, ничек яшәргә?! Гомерлек җан ачысы ул...
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин хәрби хезмәттә, локаль конфликтларда, интернациональ һәм ир-егетлек бурычын үтәп илебез чикләрен саклаганда уллары һәлак булган әти-әниләр белән быел да Яңа ел алдыннан очрашу үткәрде. Аның олы кайгы кичергән бу әниләргә наз тулы карашын, алар белән сөйләшкәндә кичергән дулкынлануын сүзләр белән әйтеп тә булмый.
- Батыр йөрәкле, патриот уллар үстергән өчен сезнең алда барлык райондашлар исеменнән хөрмәт белән баш иям, -диде ул. Без аларны, аларның батырлыкларын онытмыйбыз һәм моңа хакыбыз да юк. Улларыгыз безнең күңелләрдә мәңгегә Геройлар булып калырлар, ә Сез безнең өчен Герой-Аналар. Сезгә сабырлык, гаиләләрегезгә иминлек телибез.
Аннан соң сүз алган ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, "Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева, әфган сугышы ветераннары - Азат Котлыкаев, оешма җитәкчесе Илшат Исламов ихлас йөрәктән чыккан сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр.
Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Илгизә Сөләйманова, Альберт Кәримовның чыгышлары, Зенфира ханым Шакированың мөнәҗәтләре, мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары күңел төпкелләрен айкатып, күзләргә яшь элдерде.
Кичәне бик җылы алып барган Зенфира Кашапова аны бүген яуган кар аклыгы, күңелләр сафлыгы белән башлап җибәргән иде. Шушы халәт ахыргача дәвам итеп, җаннар тагын да сафланып калды, әниләренә булган бу хөрмәт-назга улларының да рухлары шатлангандыр кебек иде...
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев