Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда быел 11 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән

(Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА) Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында мәктәпләрдә тәрбия эшенең торышы тикшерелде. Азнакай 5, 7, 9 нчы мәктәп директорлары укучылар арасында хокук бозуларга каршы профилактика эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев имин булмаган гаиләләрне ачыклау буенча эшне активлаштырырга, һәр баланың өендә ешрак булып,...

(Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА) Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында мәктәпләрдә тәрбия эшенең торышы тикшерелде.

Азнакай 5, 7, 9 нчы мәктәп директорлары укучылар арасында хокук бозуларга каршы профилактика эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев имин булмаган гаиләләрне ачыклау буенча эшне активлаштырырга, һәр баланың өендә ешрак булып, аның яшәү шартлары белән танышырга кирәклеген ассызыклады.

Утырышта шулай ук Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиеваның да наркомания һәм алкоглизмга каршы көрәш турында информациясе тыңланды. Сер түгел, эчүчелек авылларда киң тамыр җәйгән. Дамир Гыйләҗев бары киң җәмәгатьчелек белән бергәләп кенә аны җиңәргә мөмкинлеген әйтте.

Опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Лениза Шиһапова үз карамакларындагы балаларның хокукларын яклау мәсьәләләренә тукталды. Агымдагы елның 10 аенда районда 11 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 3 ата-ананың хокуклары чикләнгән. Төп сәбәп - эчкечелек.

Реклама

Районда шулай ук балаларны кире гаиләгә кайтару буенча да эш алып барыла. Быел 8 балага карата 5 кешенең ата-ана хокукы торгызылган.

Берәүләр йөрәгеннән өзелеп төшкән сабые турында онытып, эчкечелек сазлыгына чумганда, икенчеләр ятимнәрне үз канаты астына алырга атлыгып торалар. Бүгенге көндә опека һәм попечительлек бүлегендә 16 гаилә балаларны уллыкка яки кызлыкка алырга, 2 гаилә тәрбиягә алырга чират тора.

Фото time56.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда быел 11 кеше атаана хокукыннан мәхрүм ителгән