ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Актүбә укучылары «Тамчы шоу” тапшыруында җиңү яуладылар

Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучыларына "ТНВ" каналында "Тамчы-шоу" телевизион тапшыруында катнашу бәхете елмайды. Уенның "Морфология" темасына багышланасын белгәч, 6-7 нче сыйныф укучылары Алина Фәхруллина, Гөлчәчәк Шагалиева һәм Раил Сабирҗанов, тел-әдәбият, сәнгать буенча шактый өстәмә мәгълүмат өйрәнде. Алар Питрәч районы укучылары белән белемнәрен сынашты һәм 32:29 исәбе белән җиңеп, КФУ...

Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучыларына "ТНВ" каналында "Тамчы-шоу" телевизион тапшыруында катнашу бәхете елмайды.
Уенның "Морфология" темасына багышланасын белгәч, 6-7 нче сыйныф укучылары Алина Фәхруллина, Гөлчәчәк Шагалиева һәм Раил Сабирҗанов, тел-әдәбият, сәнгать буенча шактый өстәмә мәгълүмат өйрәнде. Алар Питрәч районы укучылары белән белемнәрен сынашты һәм 32:29 исәбе белән җиңеп, КФУ ның Мактау грамотасы һәм ТНВ каналының дипломына лаек булдылар, Г.Камал исемендәге татар тәүләт академия театрына билетлар белән дә бүләкләнделәр.
Ә тапшыруны 2-3 атнадан зәңгәр экраннардан карый алачакбыз.
Фәнүзә КАШАПОВА,
милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары


Азнакай районының Актүбә укучылары «Тамчы шоу” тапшыруында җиңү яуладылар

Нет комментариев