Азнакай 2 нче урта мәктәбе «Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә кушылды
Азнакай 2 нче урта мәктәбендә 586 бала белем ала. Барысы да да татар телен өйрәнә. Мәктәптә үткәрелгән чараларда укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Конкурсларны башта классларда үткәрәбез. Аннан мәктәпкүләм сайлап алу туры була. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе күп санлы аудитория белән эшләргә уңайлы. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә, оешкан...
Азнакай 2 нче урта мәктәбендә 586 бала белем ала. Барысы да да татар телен өйрәнә. Мәктәптә үткәрелгән чараларда укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Конкурсларны башта классларда үткәрәбез. Аннан мәктәпкүләм сайлап алу туры була.
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе күп санлы аудитория белән эшләргә уңайлы. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә, оешкан төстә алып барыла. Укучылар җәмәгатьчелек белән очрашуда да актив катнашалар. Бу бәйге Халыкара туган тел көненнән башланып китте. Әлеге акция кысаларында чаралар Тукай көннәре белән үрелеп, Җиңү бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Резеда Гәрәева, Светлана Алтынбаева 6 а һәм 6 б сыйныф укучылары белән урамнарда, төрле оешмаларда, кибетләрдә азнакайлылар белән очрашулар үткәрделәр, "Минем беренче татарча 150 сүзем" дигән татарча сүзлекләр тараттылар, райондашларыбызны татарча сөйләшергә чакырдылар, үзләре дә саф татарча әңгәмә кордылар. Бүгенге көндә мәктәбебездә "Переведи" интеллектуаль уены, "Ике телем - ике канатым, два языка - два крыла" уен-бәйгесе, "Азнакай сөйләме"эзләнү-тикшеренү эшләре, "Могҗизалы Тукай иҗаты", "Сәхнә көзгесе", "Әкиятләр иленә сәяхәт" дәресләре, класстан тыш чаралар, әңгәмәләр үткәрелә. Әйе, сөйләмебез чиста, саф, аңлаешлы, җыйнак һәм аһәңле булсын өчен укытучыларыбыз Алсу Гарипова, Ләйсән Хәкимова, Раушания Сафиуллина, Гамбәрия Мостафина, Фәридә Мөхлисова, Фәридә Шәйхелисламова, Гөлсинә Кәлимуллина, Ландыш Гайсина төрле эшләр башкаралар.
Әйдәгез, бергәләп татарча туган телебездә матур итеп сөйләшик, аңлашыйк, аралашыйк!
Илсөяр Җиһангирова,
милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев