Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакайда агымдагы елда бәби алып кайткан 25 гаиләне тәбрикләү чарасы узды

15 май – халыкара гаилә көне унаеннан, Азнакайның Тау яшьләр үзәгендә районыбыз җирлегендә быел туган 25 сабыйга җитәкчелек тарафыннан буләкләр тапшырылды.

Тантаналы чарада  район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ЗАГС бүлеге, районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, гаиләләрнең якыннары, хезмәттәшләре дә катнашты.

«Бала бәхетле булса, әти-әни дә бәхетле була. Балаларыбыз сау-сәламәт һәм акыллы булып үссеннәр» – дип теләде район башлыгы залда утырган барлык гаиләләрне тәбрикләп. 

Сүз уңаеннан, районда узган ел 490 сабый дөньяга килгән, агымдагы елда инде 120 бала туган. Тәбрикләү чарасына килгән гаиләләр арасында 3нче, 4нче, 5 нче һәм аннан соңгы сабыйларын алып кайтучылар да бар. Азат һәм Гөлнара Латыйповлар ел башында 7нче бәбиләрен алып кайтканнар. Кечкенә кызчыкка Мәликә исемен кушканнар.

«Күп бала тәрбияләү киеренке эш дип әйтер идем.  Берсе елый, берсе көлә, берсе елаудан туктый, икенчесе көлә башлый – менә шулайрак. Көннәр әйбәт, күңелле үтә. Көн дә ниндидер бәйрәм. Әкияттәге кебек яшибез» – дип елмайды гаилә башлыгы.

Әйе, гаилә – ул җылы учак. Шул учакның утын сүндермичә тату гомер кичерү һәркемгә дә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев