Азнакай районында Өлкәннәр декадасы дәвам итә.
Бу көннәрдә оешмаларда һәм авылларда өлкән буын вәкилләре белән очрашулар, концертлар һәм бәйрәм чаралары уза.
Әлкәй авылында да өлкәннәр өчен җылы очрашу оештырылды. Чарада авылның олы буын вәкилләренә хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре һәм киңәшләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, изге теләкләр җиткерелде.
Хезмәтегез, тәҗрибәгез, киңәшләрегез өчен рәхмәт. Сәламәт булып, гаилә иминлегендә, әле озак еллар безгә терәк һәм кирәк булып яшәгез,
– диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Арсланов.
Авыл имам-хатыйбы Радик Гыймаев та өлкәннәргә хәерле һәм имин гомер теләде.
Очрашу җылы аралашу һәм ихлас теләкләр, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Нет комментариев