Азнакайның «Дельфин» бассейнында Әтиләр көненә багышланган йөзү ярышлары узды.
Гаилә форматында оештырылган чараның төп максаты – әти белән бала арасындагы бердәмлекне ныгыту, йөзүне популярлаштыру һәм көчле йөзүчеләрне ачыклау.
Район ярышларында 25 гаилә катнашты. Алар 50 метр арага ирекле стильдә «Әти һәм бала» эстафетасында көч сынашты. Алар шулай ук йөзү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар. Катнашучылар балаларның яшенә карап дүрт төркемгә бүленде.
– Әтиләр көне уңаеннан уздырылган бу чара гаиләдә бердәмлекне ныгытуга ярдәм итәр. Әти белән баланың бергәләп спорт белән шөгыльләнүе – матур традиция, – диде "Лидер" спорт мәктәбе директоры Руслан Гәрәев.
Җиңүчеләр арасында Динә һәм Марат Мозаффаровлар, Динар һәм Тамерлан Шәмсетдиновлар, Ильяна һәм Илнур Сафиннар, Радик һәм Радэль Габделхаковлар бар.
Җиңүчеләр һәм призерларга медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде. Башка катнашучылар да буш китмәде, аларга татлы бүләкләр тапшырылды. Гаилә бәйрәме чәй табыны артында тәмамланды.
Нет комментариев