Хөрмәтле укытучылар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, хөрмәтле остазлар һәм тармак ветераннары!
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!
Укытучы – һәр кеше тормышында үзенчәлекле урын алган һөнәр иясе. Хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән, белемгә юл күрсәткән остазларны без гомер буе онытмыйбыз. Еллар узса да, аларның киңәшләре, җылы сүзләре күңелдә саклана.
Бүген сезнең хезмәтегез аеруча зур җаваплылык таләп итә. Сез балаларга белем биреп кенә калмыйча, аларда мөһим сыйфатлар – хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, кешелеклелек, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялисез.
Азнакай мөгаллимнәренең тирән белеме, һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы район мәгарифенең уңышларында ачык чагыла. Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сезнең хезмәтегез, тәҗрибәгез һәм педагогик традицияләрегез бүгенге укытучылар өчен дә кыйммәтле мирас булып тора.
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, һөнәри уңышлар, яңа иҗади эзләнүләр телим. Укучыларыгызның уңышлары, хезмәтегезнең нәтиҗәсе сезгә һәрчак көч биреп торсын. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез!
Айдар Шәмсетдинов,
Азнакай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев