Азнакайда Халыкара өлкәннәр көне һәм Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм ярминкәсе узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Халыкара өлкәннәр көне һәм Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм ярминкәсе узды

Азнакайда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә атна саен кеше күп була.

Ә бу юлы монда алма төшәр урын да юк иде. Халыкара өлкәннәр көне һәм Укытучылар көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе шәһәр халкын аеруча күп җыйды. 

Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк: итнең төрлесе, сөт продуктлары, бал-май, җиләк-җимеш, яшелчәләрнең әллә ничә төре... Үсентеләр, кул эшләнмәләре, бәйләм әйберләре дә үз хуҗаларын көтә. Ә сатучылар янында - су буе чират. 

Бу көнне ярминкәдә мәгариф учреждениеләре коллективлары да актив катнашты. Алар төрле продукция тәкъдим итеп, бәйрәмгә үз өлешләрен кертте. 

Мәйданда сәүдә белән генә түгел, җыр-моң белән дә күңел ачтылар. Үзешчәннәрнең чыгышлары ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәде. 

Концерт карап, продукция туплап кайтып барам. Оештыручыларга рәхмәт,

–  ди Гөлнәзирә апа Сафина. 

Райондашларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов та үзенең изге теләкләрен җиткерде.


Нет комментариев