Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ә сез кемгә, беренче чиратта, рәхмәт дияр идегез?

«Рәхмәт» сүзе бер карауга шундый гади, ә күпме җылы хис, тирән мәгънә аңа сыя: уңай бәяләү, кадерләү, хөрмәтләү, ярату

11 гыйнвар — Халыкара «рәхмәт» көне. Әлеге көнне билгеләүгә елдан-ел күбрәк илләр һәм кешеләр кушыла. Шул уңайдан сез дә якыннарыгызга, дусларыгызга, якын-тирә күршеләрегезгә рәхмәтлелегегезне күңел теләгәнчә белдерә аласыз: рәхмәт сүзен әйтеп, бәләкәй генә бүләк биреп, кочаклап һ.б.

Ни өчен рәхмәтле булуыгызны искә төшерегез. Әгәр сезгә шушы кеше ярдәм итмәгән яисә ниндидер яхшылыгын эшләмәгән булса, ничек кыен булыр иде. Менә шуларны уйлап, йөрәк җылысы белән рәхмәт әйтегез. Матур сүз күңелгә уелып калучан, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булсак, тормыш ямьләнеп китәр.

Ә инде үз-үзеңә рәхмәтле булу — үзеңне ярату, хөрмәт итү ул. Нихәтле авырлыкларны ерып чыккансыз, шәхес буларак үскәнсез һәм һаман да якты офыкка өмет белән карыйсыз, олы хыялларыгызга адым саен якынлашасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев