Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәгән җиребезне ямьле итик

“Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә безнең җирлектә дә ишегалларын, кварталларны реконструкцияләү буенча киң колачлы эшләр җәелдерелде.

Бу юнәлештә алдагы елларга да максатлар билгеләнде. 26 апрельдән Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Шул рәвешле, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында яңартылачак 200 ишегалдын анда яшәүчеләрнең үзләренә билгеләү мөмкинлеге бирелде. Районның иҗтимагый оешмалары, активистлары тавыш бирүгә актив кушылдылар. Шундый иҗтимагый лидерларның берсе – шәһәрнең 1 нче ТОС җитәкчесе Алсу Зыятдинова белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

–Алсу Һадиевна, Азнакайның тугры кызы, аның чын патриоты буларак, шәһәребезнең бүгенге йөзе турында ни әйтер идегез?

– Шәһәребез яшәү өчен көннән-көн уңайлана, купшылана бара. Моны бөтен тарафта: йортлар, юллар төзелешендә дә, яшеллеккә, чәчәкләргә күмелүдә дә, яңа социаль объектлар калкуда... күрергә була. Кара елга тирәсен яңартуны гына алыйк. Ташландык булып, чүпкә батып яткан аның яр буйлары әнә нинди ял итү урынына, спорт мәйданчыгына әверелә бара. Күзләр камашырлык. Парклар саны да елдан-ел арта тора. Хәзер аларның ниндие генә юк: Ишкәев исемендәге балалар паркы, Җиңү паркы, Яшьләр паркы, Шәфкатьлелек паркы... Боларның барысына да районыбыз җитәкчеләренең максатчан эш йөртүе, төзекләндерүне төптән уйлап оештыруы нәтиҗәсендә ирешелә.

-Әйе, Сезнең белән килешми мөмкин түгел. Әмма бу уңайлык, матурлыкның кадерен белеп бетермибез кебек. Кайчак күңелсез күренешләргә дә тап буласың...

–Кызганычка каршы, була андый очраклар. Шул ук Кара елга буе хакында әйтәсем килә. Никадәр кешенең кул көче, җан җылысы белән ничаклы чыгымнар тотып ясалган матурлыкка кул сузучы вандаллар бар. Аларны башкача атап та булмый. Аяк астына салынган плитәләрне куптаралар, атрибутикаларны җимерәләр. Әлеге гүзәллекне саклап, карап торуга җаваплылык та җитми...

–Инде килеп, “Безнең ишегалды” программасы турында да фикерләрегезне ишетәсе килә?

–Әлеге республика программасы кабул ителүгә, ТОС җитәкчесе буларак та, бик сөенгән кешеләрнең берсе мин. Ул киң колачлы эшләрне үз эченә ала. Инде шактый ишегалларыбызның эче, юл-тротуарлар карап туймаслык булып төзекләнеп килә. Әмма әле җанны тырмаган урыннар да бар. Әйтик, 28 нче кварталдагы саклык банкы тирәсе тәртипсез хәлдә. Биредә узган ел төзекләнү эшләре башланган иде, ни сәбәпледер туктап калды. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән юлны рәтләү, ишегалдын матурлау, утлар урнаштыру кирәклеге хакында зар-моң тулы фикерләрне күп ишетергә туры килә. Аннары, шәһәр эчендәге кайбер ташландык биналар да аның ямен җибәреп тора. Шуларның берсе – Төзүчеләр урамындагы медицина экспертизасы хезмәте бинасы янындагы ташландык йорт. Анда теләсә кем йөри, чүп-чар аунап ята, янгын чыгу куркынычы тудырган урын да булып тора ул.

“Безнең ишегалды” программасы буенча ТОС җитәкчеләре халык арасында аңлатулар алып барабыз. Үзебезнең шәһәрдәге Кара елга, ишегаллары, башкаланың Казансу буйларын төзекләндерү өчен тавыш бирүдә бик күпләр катнашты. Үзебезнең экологик төркемне дә оештырдык. Һәр атнада өмәләр үткәреп,территорияләрне бергәләп чистартабыз. Тик менә халыкны гына аларга тартуы бераз авырырак. Үзебез яшәгән җирне үзебез чиста тотарга тиешлеген аңлыйсы иде дә бит... Булганның кадерен белик, матурлыкта, тәртипле яшик, шәһәрдәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев