Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яраксыз ризыкны кире тапшырыгыз

Кайчак без кибеттә ашыгып, ризыкның срогын, эшләү вакытын карап тормый гына ризык алабыз да, өйгә катып ачкач, аның инде искергән, я тәмсезләнгән булуын күрәбез.

Күпләребез аны чиләккә ташлый да, “әппәр” итеп куя, кибеткә илтеп, вакланып йөрми. Ә юкка! Шунда ук аны тотып кибеткә кире китәргә кирәк. Сездән аны квитанция нигезендә, әгәр ул сакланмаса, ике шаһит дәлилләве нигезендә, башкасына алыштырырга яки акчасын кире кайтарырга тиешләр.

Үз хокукларыгызны белергә кирәк. Үзебезнең битарафлык, кул селтәү белән менә шундый алдау очракларына юл куябыз да инде. Әгәр сатучы каршы килеп тора, сезне ишетергә дә теләми икән, кулланучы хокукларын яклаучы Роспотребнадзорга яки дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев