Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сүндерүчеләр һәрчак уяу булырга тиеш - Азнакай егете Ленар Галәвов

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Янгын сүндерүче һөнәренә Ленар Галәвов мәктәп эскәмиясеннән үк гашыйк була. 14 яшендә ул гамәли-янгын спорты белән шөгыльләнә башлый, республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү командалары арасында узган бәйгеләрдә катнаша. 1998 елда Екатеринбург янгын-техник училищесында белем алучы егет янгын сүндерү бүлекләренең берсендә стажировка үткән чагында беренче тапкыр ялкын белән күзгә-күз очраша....

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Янгын сүндерүче һөнәренә Ленар Галәвов мәктәп эскәмиясеннән үк гашыйк була.

14 яшендә ул гамәли-янгын спорты белән шөгыльләнә башлый, республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү командалары арасында узган бәйгеләрдә катнаша.
1998 елда Екатеринбург янгын-техник училищесында белем алучы егет янгын сүндерү бүлекләренең берсендә стажировка үткән чагында беренче тапкыр ялкын белән күзгә-күз очраша. Ут сүндерүче команда белән үзен бербөтен итеп хис итү, оешкан төстә эш итү әле тәҗрибәсе булмаган егетнең хәтеренә онытылмаслык вакыйга булып җуелып кала.
Аның эш тәҗрибәсе зурдан. 2010 елның эссе җәе хезмәт юлында иң авыр вакыт булып истә калган.
- Районның төрле почмакларыннан ут чыгу турында хәбәр алынды. Кайбер көнне янгын сүндерү машиналары суынып та өлгерми, янә сирена яңгырый иде. Ул чакта Азнакай янгын сүндерүчеләренең оешкан төстә эшләве нәтиҗәсендә зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмады, - дип мактый ул эшчәннәрен.
Ленар Галәвовның күпьеллык хезмәте югары бәягә ия. Хезмәттәшебез Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "2010 ел янгыннарын сүндерүдә катнашучы" медале белән бүләкләнде. 2015 елда аңа министрлыкның иң югары бүләге - "Маршал Василий Чуйков" медале тапшырылды.
Азнакай янгын сүндерүчесе турында
тулы репортажны
"Маяк" газетасы битләрендә укыгыз
Александр Никулин,
24 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерүчеләр һәрчак уяу булырга тиеш Азнакай егете Ленар Галәвов