Янгын сүндерүчеләр һәрчак уяу булырга тиеш - Азнакай егете Ленар Галәвов
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Янгын сүндерүче һөнәренә Ленар Галәвов мәктәп эскәмиясеннән үк гашыйк була.
14 яшендә ул гамәли-янгын спорты белән шөгыльләнә башлый, республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү командалары арасында узган бәйгеләрдә катнаша.
1998 елда Екатеринбург янгын-техник училищесында белем алучы егет янгын сүндерү бүлекләренең берсендә стажировка үткән чагында беренче тапкыр ялкын белән күзгә-күз очраша....