Шәһәребезнең Тукай микрорайоныда Чыршы бәйрәме күңелле узды.
«Чегән кызлары» биюе исә барча халыкны тыпырдарга мәҗбүр иткәндер.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, «Жилсервис-Азнакай» идарәче компания җитәкчесе Руслан Гәрәйшин, 8 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гәүһәрә Мөгътәсимова халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары олысын-кечесен төрле уеннарга тартып, тәмле бүләкләрен өләштеләр. «Ләззәт» һәм «Ялкын» ансамбльләре дәртле җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев