Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте

Аңа төрле гозерләр,үтенечләр белән уналты райондашыбыз мөрәҗәгать итте.

Кичә, 12 февральдә, "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итте. Аңа төрле гозерләр, үтенечләр белән уналты райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Аларның күбесе-сәламәтлекләре какшау сәбәпле, тиешле дәвалау курслары үтү, медицина тикшерүе узу яки операция ясату өчен матди ярдәм сорап килгәннәр. Депутат, үзенә мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлаганнан соң, күп кенә сорауларны урында үк хәл итеп, ярдәм булачагын белдерде. Ә инде төзелеш-ремонт эшләре, су кертү һәм башка көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмне ул, район җитәкчеләре һәм белгечләре белән өйрәнеп, мөмкинлектән чыгып хәл итәчәкбез, - дип җиткерде.

Әлфия Иксанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев