Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев актүбәлеләрне кабул итте

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Актүбә бистәсендә халыкны кабул итү үткәрде.

Аның янында дистәдән артык кеше булды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе авыру балаларга дәвалану, тернәкләнү үтүдә ярдәм сорады. Яшь спортчыларга ярышларда катнашу өчен формалар алуда ярдмәгә өметләнеп тә килделәр. Христиан динен тотучылар чиркәүгә ремонт ясауда ярдәм сорый.

Гозерләрнең барысы да игътибар белән тыңланып, уңай җаваплар бирелде.

Рөстәм Нәбиулла улы бистәдәге картлар һәм инвалидлар йортында да булды. Андагы ремонт, төзекләндерү эшләре белән танышты. 2 нче мәктәптә биологик лабораторияне карады. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатып йөрде, булган проблемалар хакында алар үзара киңәшеп тә алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев