Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тиз өлгерә торган кәбестә

Кәбестәне кышлыкка тозлау

Тиз өлгерә торган кәбестә

Кәбестәне ваклап турарга, эре угычтан уылган 2 кишер, 2 тырнак сарымсакның барысын бергә болгатырга да 3 литр банкага тыгызлап тутырырга. Өстенә тозлык коярга.

  • Тозлык: 0,8 литр суга 4 аш кашыгы шикәр комы, 6 аш кашыгы көнбагыш мае, 2,5 аш кашыгы тоз, 1-2 данә лавр яфрагы, 1-3 бөртек канәфер һәм түгәрәк кара борыч өстәп, кайнатып чыгарырга. Уттан алгач, 10 минут чамасы суытырга, 3 аш кашыгы аш серкәсе өстәп, тозлыкны кәбестә өстенә коярга. 2 көннән кәбестә әзер.

Кәбестәне зурлыгына карап 8 яки 16 кисәккә бүләргә. Берничә кишер һәм бер чөгендерне угычта уарга. Барысын да катлам-катлам итеп 3 литрлы банкага тутырырга, 3 тырнак сарымсак өстәргә. Маринадны кайнатып чыгарып, кәбестә өстенә агызырга. Бер тәүлектән ашарга мөмкин. Салкын урында сакларга.

  • Маринад: 1 литр су, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы серкә.

Кәбестәне кышлыкка тозлау

Кәбестәне вак итеп турарга яки чабарга. Ваклап туралган кишер өстәргә, тоз сибәргә. Тозны исә кәбестә салатына караганда күбрәк салырга кирәк. Кәбестәне сок бүленеп чыкканчы уарга. Укроп яки тмин орлыгы кушарга да була. Кәбестәне банкаларга тыгызлап тутырырга. Банканы тирән эчле савытка утыртырга кирәк. Чөнки кәбестә әчи башлаганда күп итеп сок бүлеп чыгара. Бу вакытта һава температурасы 15-22 градус җылы булганда әйбәт. Салкында ул тозланмый, ә артык җылы урында бактерияләр күбәеп, бозыла башларга да мөмкин. Икенче көнне кәбестәне агач таяк белән төбенә кадәр "тишеп", газын чыгарырга кирәк. Кәбестә өстенә җыелган күбекне ташларга. Әчүе туктагач (бу өченче көннәрдә була) кәбестәне тагын бер кат тыгызларга, икенче бер тулып җитмәгән банкадан алып өстәргә. Шунысы бик мөһим: кәбестә белән капкач арасында һава калырга тиеш түгел. Тыгызлап тутырылган ризыкта С витамины әйбәт саклана. Ә савытка кереп калган һава аны тарката. Өч көндә кәбестәдә җитәрлек сөт кислотасы туплана, аны 10-15 көннән соң гына ашарга ярый.

Кәбестәне сентябрь, октябрь айларында тозлау хәерле. Бу тикмәгә генә түгел. Көзнең соңгы айларында кәбестә табигый шикәр туплый. Шикәр сөт кислотасы ясау өчен кирәк. Ә бу кислота кәбестә тозлансын (әчесен) өчен бик мөһим.

Тозлау өчен тыгыз, ак кәбестәләрне сайлагыз. Өшегән, туңган яшелчәдә витаминнар кими.

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев