Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганда Сабантуй гөрләп үтте

Мәйданда олысы да, кечесе дә төрле уеннарда катнашты. 

Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга авыл халкы, кунаклар җыелып, тамаша кылырга ашыкты.

Авыл башлыгы Мансур Хәертдинов, ветераннар Советы җитәкчесе Идиятуллин Әхсән, район җитәкчелегеннән килгән вәкил Фәрхәт Шәйхулов Татшуган авылы халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Быелгы Сабантуй бәйрәмен халык сагынып көткән. Уеннарда олысы да, кечесе дә актив катнашып үзләрен сынады, күңелле итеп ял итте. 

Яздан табигать шартлары шактый катлаулы килде. Яңгырлар яумады. Ниһаять, шушы матур бәйрәм көнне иген кырларын шифалы яңгыр ашлап үтте. Татшуганлылар ул көнне берьюлы ике шатлык кичерде.

Татшуган авыл җирлеге сабантуеның матур, күңелле мизгелләре фотосүрәтләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев